Бүген Аппаратта Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы хезмәткәре гражданнарны кабул итте.
Нигездә мөрәҗәгатьләр мирас мәсьәләләренә кагыла - кешеләр васыятьне дәгъвалау, мирас алу тәртибе һәм башка мөһим моментлар буенча аңлатмалар алды. Шулай ук сату-алу шартнамәсенә дәгъва белдерү буенча да сораулар булды. Гариза бирүчеләр алга таба кыенлыкларсыз эш итә алсын өчен, һәр эшне җентекләп тикшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә хокук мәсьәләләре буенча бушлай киңәшләшү мөмкинлеге булачак - кабул итүне Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы хезмәткәре 10:00 сәгатьтә үткәрәчәк.