“Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 3986 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 304е буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
✅ Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан Казан шәһәренең Архитектор Гайнетдинов урамында чокырларга ремонт ясалды (№6729856);
✅ Чистай районы башкарма комитеты тарафыннан Чистай шәһәренең Пушкин урамында яктырту торгызылды (№6778629);
✅Яр Чаллы шәһәре “Автомобиль юллары предприятиесе” Яр Чаллы шәһәренең Заречная урамы территориясеннән эре габаритлы чүп-чар чыгарды (№6778770);
✅Түбән Кама районы башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Вахитов проспектындагы тукталыш павильоны җыештырылды (№6792367).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
🔺”Территорияне комплекслы төзекләндерү” -1157;
🔺” Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 922;
🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 294;
🔺 “Йортны карап тоту” - 270;
🔺 “Тышкы яктыртуны оештыру” - 252.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.