Ничек дарулар, дәвалануга юллама яки акчалата түләү алырга -боларның барысы турында, бүген, инвалид балаларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресендә сөйләштеләр

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Үзенчәлекле балалары булган күп кенә гаиләләр социаль хезмәтләр җыелмасын рәсмиләштерү мәсьәләләре белән очраша. Ничек дарулар алырга, дәвалануга юллама яки акчалата түләү алырга - боларның барысы турында, бүген, инвалид балаларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресендә сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре ташламалы дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы алу, шифаханә-курорт дәвалануына юлламаны ничек рәсмиләштерү турында сөйләделәр. Шулай ук инвалид бала өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча баш тарткан очракта түләнә торган айлык акчалата түләү һәм аны билгеләү тәртибе турында фикер алыштылар.

Традиция буенча безнең модератор, АРСИ рәисе Марина Григорьева катнашучылардан сораулар җыйды. Тыңлаучылар дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнгән препаратның үзгәрүе, яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегендә вируска каршы даруларның булуы, шифаханә-курорт дәвалануына юллама алу, республикада өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәкләре турында сораулар бирделәр. Барлык сорауларны җентекләп тикшерделәр, аңлаттылар.

Дәүләт ярдәме бар, әмма аннан ничек дөрес файдаланырга икәнен дә белергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә без мондый дәресләр үткәрәбез - ата-аналарда төгәл мәгълүмат һәм аларга тиешле барлык ташламаларны алу тәртибен аңлау булсын өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International