Бүген «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» төбәк штабы җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 21 марты, җомга

Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - безнең өстенлекле бурычларның берсе.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.

Гражданнар безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: дачага ут төрткәннән соң документлар рәсмиләштерү, махсус хәрби операция ветеранына протез алу, машина йөртү таныклыгын торгызу, шулай ук балигъ булмаган баланы опекага алуга кагылышлы сораулар да бар иде. Һәркемгә ярдәм күрсәттеләр, консультацияләр бирделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

Катлаулы тормыш хәлләре кешеләрне ярдәмсез калдырырга тиеш түгел. Бигрәк тә илебезне саклаучыларны һәм аларның гаиләләрен. Бер генә мәсьәлә дә хәл ителмичә калмасын  өчен эшлибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International