Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегендә гражданнар һәм халык хокукларын яклауда мөһим роль уйныйлар.
Мәсәлән, Лениногорск районындагы ярдәмчебез картлар йортында булды. Очрашу барышында аларның үтенечләре тыңланды, шулай ук барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды!