Бүген Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы хезмәткәре гражданнарны кабул итте. Халык мирасны кабул итү тәртибе, ышаныч таныклыгы, милекне бүләк итү һәм күчемсез милек объектын яңадан рәсмиләштерү белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Һәрбер мөрәҗәгать итүчегә аларның сораулары буенча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде. Консультация түләүсез нигездә узды.
Исегезгә төшерәбез, 19 мартта 15:00 сәгатьтә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятендә шулай ук «Пенсионерлар берлеге» төбәк бүлеге белән берлектә гражданнарга “Хокукый ярдәм көне” узачак. Кабул итүдә төрле юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультация алырга мөмкин булачак.