Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасы җаваплы башкаручылары белән киңәшмә уздырды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү - безнең эшнең мөһим өлеше. Моның өчен инструментларның берсе – “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы.

Бүген Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Вәкаләтле вәкил Алексеевск, Әлки, Лаеш, Сарман, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан җаваплы башкаручылар белән киңәшмә уздырды. “Халык контроле” системасында гражданнар мөрәҗәгатьләренең үтәлеше турында фикер алыштылар.

Һәрбер мөрәҗәгатьне, шул исәптән федераль һәм республика программалары кысаларында 2025 елга һәм аннан соңгы елларга планлаштырылганнарын да карадык. Сораулар юлларны комплекслы төзекләндерүгә һәм ремонтлауга кагылды.

“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International