Бүген “Яңа планета” АВА-үзәгендә тренировка фатиры ачылды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Һәр бала, үсеш үзенчәлекләренә карамастан, укырга, үсәргә һәм мөстәкыйль булырга тиеш.

Бүген  “Яңа планета” АВА-үзәгендә Татар тренировка фатиры - аутистик спектры бозылган балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнә торган урын ачылды. Биредә алар көнкүреш күнекмәләрен, куркынычсызлык күнекмәләрен үзләштерә һәм социаль адаптацияне яхшырта алачак.

Проектның яңа юнәлеше кысаларында татар орнаментлары белән методик материаллар эшләнде, алар балаларга көндәлек тормышка җайлашырга гына түгел, ә иҗат аша Татарстан мәдәнияте белән танышырга да ярдәм итәчәк.

Һәрбер шундый инициатива, без кабул иткән һәр адым үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә күбрәк эшләгән саен, алар алдында мөмкинлекләр дә арта барачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International