Бүген Югары Ослан районына эш сәфәре кысаларында «Халык контроле» системасына кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча киңәшмә узды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле мәсьәләләр һәрвакыт аерым игътибар таләп итә.

Бүген Югары Ослан районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасының бүлек башлыгы Индира Вәлиуллина, «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасының Югары Ослан, Буа, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан җаваплы башкаручылар катнашты.

Бергәләп гражданнарның 47 мөрәҗәгатен карадылар. Үтәү срокларына, карау статусларының нигезлелегенә һәм үткән еллар гаризалары буенча юлларны ремонтлауга, тышкы яктыртуны оештыруга һәм территорияләрне комплекслы төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү чараларына аерым игътибар бирелде.

Гражданнар гаризаларының үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International