Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт- Милосердие” хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар элемтәсе" ачылачак.
“Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә:
- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;
- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә мөрәҗәгать итәргә була.
«Кайнар элемтә» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, Whatsapp +7 960 049-68-14 мессенджерына хәбәрләр өчен.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.