Бүген “Пенсионерлар берлеге” төбәк бүлеге белән берлектә “Хокукый ярдәм көне” уздырдык

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Үз хокукларыңны белү - һәр ситуациядә үзеңне ышанычлы хис итү дигән сүз!

Бүген “Пенсионерлар берлеге” төбәк бүлеге белән берлектә, без “Хокукый ярдәм көне” уздырдык. Республика халкы үзләре өчен мөһим мәсьәләләр буенча белгечләрдән бушлай консультацияләр алды.

Гражданнарга Татарстан Республикасы Социаль фонды, социаль яклау һәм мәшгульлек органнары, район прокуратурасы, Росреестр, Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе, шулай ук Адвокат һәм Нотариаль палаталар вәкилләре консультацияләр бирде.

Гражданнар төрле сораулар бирде:

✅ суд приставлары эшенә дәгъвалар турында

✅ идарәче компаниянең килешүне бирүдән баш тартуы турында

✅ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүгә субсидия түләүне бетерү турында

✅ полициягә гаризалар буенча чаралар күрмәү турында

✅ милекне бүлү буенча

✅ торак хокукларын бозу турында

✅ участокны милеккә рәсмиләштерү буенча

✅ мирас хокукы буенча

✅ сату-алу килешүе буенча

✅ пенсия мәсьәләләре буенча

✅ хезмәт стажы буенча

✅ җинаять эше кузгатудан баш тарту турында.

Мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәттеләр һәм киңәшләр бирделәр.

Законнар һәм юридик мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә аңлау һәрвакытта да җиңел түгел. Нәкъ менә шуңа күрә “Хокукый ярдәм көннәре” үткәрелә - һәркем үз сорауларына профессионаллардан җавап ала алсын өчен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International