Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән “Батырлар. Татарстан Геройлары” программасы - Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган “Геройлар вакыты” федераль проектының республика аналогы. Программа ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Теркәлү 2025 елның 18 февраленнән 30 мартына кадәр batyrlar-rt.ru сайтында мөмкин. Сайлап алу берничә этапта узачак: рәсми сайтта теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә.
“Хөрмәтле ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар! Сезнең “Батырлар. Татарстан геройлары” программасында актив катнашуыгызга исәп тотам. Ул Татарстан Республикасы һәм илебезнең киләчәк үсеше һәм уңышы өчен сезнең идарә итү потенциалыгызны һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачарга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.