Гражданнарның хокукларын яклау - безнең эшнең мөһим өлеше!
Бүген Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә.М. Хәмитов белән берлектә гражданнарны кабул итү булды. Кабул итү барышында безгә төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр: мәгариф учреждениесеннән чыгару, махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган улын эзләү, Эчке эшләр министрлыгының Алабуга шәһәре эчке эшләр бүлеге тарафыннан процессуаль документлар бирүдән баш тарту, мирас мөлкәтен бүлү, шулай ук җир мөлкәтенә кагылышлы сораулар буенча.
Һәрбер мөрәҗәгать буенча җентекле аңлатмалар бирелде, тиешле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Мондый бергәләп кабул итүләр гражданнарыбызның мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.