Бүген “Хокукый белемнәр мәктәбе” кысаларында «Россия Пенсионерлар берлеге» республика берлеге белән берлектә «Кулланучылар хокуклары: һәркемгә нәрсә белергә кирәк?» һәм «Киберкуркынычсызлык: цифрлы дөньяда ничек корбан булмаска?» темаларына дәресләр узды. Лекцияне Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре һәм Саклык банкы хезмәткәрләре үткәрде.
Тыңлаучылар мошенниклар шалтыратулары, кредитны затның үзе катнашыннан башка рәсмиләштерү мөмкинлеге, продуктның сыйфатлары һәм үзлекләре белән канәгать булмаган очракта кире кайтару мөмкинлеге, Дәүләт хезмәтләре платформасын җимерү аша шәхси мәгълүмат алу мөмкинлеге турында актив сораулар бирделәр. Җанлы фикер алышу сайланган темаларның актуальлеген раслады.
“Хокукый белемнәр мәктәбе” үзенең мөһим эшен дәвам итә, пенсионерларны көндәлек тормышта кирәкле хокукларга өйрәтә.