Бүген Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чираттагы киңәшмә узды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Шәһәр территорияләрен төзекләндерү - халыкның уңайлы тормышы һәм иминлеге нигезе ул.

Бүген Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына  килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында территорияләрне төзекләндерүгә һәм яктыртуга кагылышлы 44 мөрәҗәгать  каралды. Бигрәк тә мөрәҗәгатьләрне оператив һәм сыйфатлы башкаручы хезмәткәрләрнең эше билгеләп үтелде. Гражданнарның мәсьәләләрен хәл итүгә җаваплы караш югары бәягә лаек.

Киңәшмә йомгаклары буенча хәбәрнамәләрне карау һәм мөрәҗәгатьләрне вакытында үтәү процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International