Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйльметдинова квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укучы тыңлаучылар белән очрашты

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйльметдинова шәһәрләр, районнар прокурорлары ярдәмчеләренең өлкән ярдәмчеләренең һәм аларга тиңләштерелгән, законнар үтәлешенә  күзәтчелек итүче махсуслаштырылган прокуратураларның прокурорларының  

квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укучы тыңлаучылары белән очрашты. 

Үз чыгышында Зөлфия Гыйльметдинова Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты эшчәнлеге турында сөйләде, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм кеше хокукларын яклауда прокуратура органнары белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

Очрашу ачык диалог форматында узды, анда катнашучылар фикер алышты һәм актуаль сораулар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International