Транспорт белән барып җитү - уңайлы шәһәр мохитенең аерылгысыз өлеше, ул республикада яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Бүген Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитетында Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән мәсьәләләргә кагылышлы киңәшмә узды.
Очрашу кысаларында гражданнарның юл хәрәкәтен оештыруга, юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр һәм светофорлар урнаштыруга кагылышлы 47 мөрәҗәгатен карадылар. Шулай ук җәмәгать транспорты эше белән бәйле мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча сорауларны үтәү сыйфатын яхшырту һәм аларны карау срокларын үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Безнең төбәк юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен Татарстан халкы белән аралашу дәвам итә.