Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм!

2025 елның 7 феврале, җомга

Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безгә төбәгебезнең бай тарихы һәм мәдәни мирасы турында искә төшерә. 1992 елда расланган Татарстан Дәүләт гербы республикабызның көчен, иреген һәм чәчәк атуга омтылышын чагылдырган символына әверелде.

Гербтагы канатлы ак барс - Идел буе Болгары чорына барып тоташкан борынгы образ. Ул уй-фикерләрнең сафлыгын, намуслылыкны һәм туган җирне саклауны гәүдәләндерә. Җиде каурыйлы канатлар җиде күк дөньясы һәм рухи яңарыш турындагы күзаллауны чагылдыра, ә традицион бизәкләр буыннар бәйләнешен һәм безнең үзенчәлекле мәдәниятебезне ассызыклый.

Дәүләт гербы - ул, барыннан да элек, безгә ата-бабаларыбыз тапшырганны саклау һәм үстерү, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту мөһимлеген искә төшерү.

Республиканың барлык халкына иминлек, тынычлык һәм яңа казанышлар телим! Татарстан  традицияләр кадерләнә һәм һәр кеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла торган көчле һәм үсештәге төбәк булып калсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International