Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика бәйгесенә йомгак ясалды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Бәйге 2007 елдан бирле үткәрелә һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирү өлкәсендә муниципалитетларның, предприятиеләрнең һәм мәгариф учреждениеләренең уңай тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, муниципалитетлар һәм хокук тәртибе органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстан илнең иң куркынычсыз төбәкләренең берсе булып кала.

Премьер-министр Алексей Песошин исә «Закон территориясе» бәйгесенең актуальлеген билгеләп үтте. 2024 елда республиканың муниципаль берәмлекләреннән 56 гариза бирелгән.

«Хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә беренче урынны Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев алды. Икенче урында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.  Өченче урында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бәйгедә  җиңүчеләрне котлыйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International