Яңа ел -ул могҗизалар, игелек һәм кайгырту вакыты. Бигрәк тә мохтаҗларга игътибар һәм ярдәм күрсәтү мөһим.
Бәйрәм алдыннан Пермь тәрбия колониясендә тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладык. Республика Хөкүмәтенә бәйрәм рухы тудырырга һәм балаларга Яңа ел тылсымының бер өлешен тапшырырга ярдәм иткән бүләкләр әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең коллегабыз - Пермь краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Игорь Сапко колониядә тәрбияләнүчеләргә без әзерләгән бүләкләрне тапшырды.
Ышанам, һәркем үз тормышында яңа бит ачу мөмкинлегенә лаек. Яңа ел балаларга җылылык, шатлык һәм яңа максатлар китерсен!