Бүген Совет районы администрациясендә бу ел өчен соңгы “Хокукый ярдәм көне” узды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Гражданнарга ярдәм итү һәрвакыт безнең өстенлекле бурыч булды һәм шулай булып кала да!

Бүген Совет районы администрациясендә бу ел өчен соңгы “Хокукый ярдәм көне” узды, анда теләгән һәркем бушлай консультация ала алды.

Гражданнарга Татарстан Республикасы Социаль фонды, Халыкны социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү органнары, район прокуратурасы, Росреестр, дәүләт Торак инспекциясе, Нотариаль һәм Адвокат палаталары вәкилләре консультацияләр бирде.

Гражданнарның сораулары инвалидлык буенча ташламаларга, гражданлык дәгъвасы бирүгә, җир кишәрлеге һәм торак өлешен рәсмиләштерүгә, фатирның торак мәйданы күләмен арттыруга һәм торак хокукларына кагылды. Белгечләр аңлатмалар биреп кенә калмадылар, катлаулы тормыш хәлләренең конкрет чишелешләрен табарга да ярдәм иттеләр.

Үзара хезмәттәшлекнең мондый форматы нәтиҗәсендә гражданнар көнүзәк проблемаларны хәл итеп кенә калмыйча, үзләренең хокукый грамоталылыгын да арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International