Бүген мин җәмгыятебезне үстерүдә һәм ныгытуда мөһим роль уйнаган традицион кыйммәтләрне саклау темасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнаштым.
Телне саклау - бу хезмәтнең иң мөһим өлеше. Без гражданнарның мөрәҗәгате һәм төрле проектлар аша туган телне хуплыйбыз. Әйтик, 2023 елда без татар телендәге атамаларда һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча бәйге оештырдык. Республиканың 31 районында яшәүчеләр үзләре өчен тел чисталыгының ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәттеләр.
Шулай ук мөһим юнәлеш - гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү. 2024 елда гаилә мәсьәләләре буенча 6 кайнар элемтә үткәрелгән, аларда 246 мөрәҗәгать кергән. "Мәрхәмәт" берләшмәсе белән берлектә «Хатын-кыз игътибары» кайнар элемтәсе оештырылды, ул яклауга мохтаҗ хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, чит ил гражданнары белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез. Хокукый ярдәм көннәре кысаларында 600дән артык студент миграция сәясәте, тулай торакларда яшәү һәм документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.
Шунысын да ассызыклыйсым килә, традицион кыйммәтләрне саклау – безнең бурыч кына түгел, ә көчле, ихтирамлы җәмгыять булдыру юлы да.