Татарстан Республикасы Җәза үтәтү системасы учреждениеләрендә тотылучы шикләнелүчеләргә, гаепләнүчеләргә һәм хөкем ителүчеләргә “Хокукый ярдәм көне”

2024 елның 23 ноябре, шимбә

Тормышны алдан фаразлап булмый,  кешегә квалификацияле хокукый ярдәм кирәк булган вәзгыять килеп чыгарга мөмкин. Безнең өчен проблемалы сорауларның әйтелүе генә түгел, ә ишетелүе һәм кирәк булганда кирәкле ярдәм күрсәтелүе бик мөһим.

Бүген  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы   идарәсендә Татарстан Республикасы җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылган шикләнелүчеләргә, гаепләнүчеләргә һәм хөкем ителүчеләргә видеоконференцэлемтә форматында “Хокукый ярдәм күрсәтү көне “уздырылды.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, коммуналь хезмәтләр өчен бурычны түләү, фатирны хосусыйлаштыру, сәламәтлек торышы буенча җәзаны үтәүдән азат итү һәм башка мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Барлык хәлләрне өйрәнү максатыннан, кайбер мөрәҗәгатьләр буенча шулай ук миңа язмача мөрәҗәгать  бирергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International