Мәсәлән, минем адреска граждан Е. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы баскычны ремонтлау турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән 5174304 номерлы шикаять буенча эшләмәве турында мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында җәрәхәт алырга мөмкин.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының җаваплы башкаручылары ремонт срогын 2025 елга планлаштырган иде.
Гражданнарның баскычтан йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан мөрәҗәгать агымдагы елда чаралар күрү өчен эшкә кайтарылды.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә 10 көн эчендә баскычка капиталь ремонт ясалган.