Безнең Аппаратның җәмәгатьчелек ярдәмчеләре “Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне” кысаларында 3 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булдылар

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Кайда булуларына карамастан, ярдәмгә һәм үз хокукларын аңлатуга мохтаҗ балигъ булмаганнарны хокукый агартуга безнең эштә аерым игътибар бирелә.

Кичә безнең Аппаратның җәмәгатьчелек ярдәмчеләре “Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне” кысаларында  3 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булдылар. Изоляторда тотылучы балигъ булмаганнар өчен лекцияләр һәм әңгәмәләр оештырылды, анда белгечләр хокук бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр һәм 23 ноябрьдә булачак “Хокукый ярдәм көне” турында искә төшерделәр. Бу көнне балаларның Вәкаләтле вәкилгә видеоэлемтә аша сораулар бирү һәм кирәкле ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

Һәр бала, тормыш шартларына карамастан, үз хокукларын белергә һәм аның тавышы ишетеләчәгенә ышанырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International