✨ Хокукларны үтәүгә бәйле мәсьәләләр еш кына гражданнарда күп кыенлыклар тудыра, шуңа күрә “Хокукый ярдәм көннәре”н оештыру республикабызда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау эшенең мөһим өлешенә әверелә.
Бүген “Хокукый ярдәм көне” кысаларында республика халкы район прокуратурасы, социаль фонд, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Росреестр, Дәүләт торак инспекциясе, Адвокат һәм Нотариаль палаталар белгечләреннән бушлай консультацияләр алды.
Торак хокуклары, эшкә урнаштыру, пенсия түләүләре, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Белгечләр гражданнарның проблемаларын җентекләп тикшереп кенә калмады, аларны хәл итүнең конкрет юлларын да тәкъдим итте.
“Хокукый ярдәм көне” кебек чаралар нәтиҗәсендә һәркем чиратларда вакыт әрәм итмичә һәм бюрократик киртәләр белән очрашмыйча белгечләрдән консультацияләр ала ала!