Бүген Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында гражданнар ятим балаларның һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең хокукларын яклауга бәйле сораулар бирү мөмкинлегенә ия булдылар.
Консультацияләрне гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары Эльмира Хәбибуллина, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре үткәрде. Чаралар кысаларында аз керемле гаиләләр, опекуннар, уллыкка алучылар һәм опекун булырга ниятләүчеләр ярдәм алды. Гражданнарны социаль һәм җир түләүләре, кредитлар алу, балаларның хокукларын гамәлгә ашыру һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре кызыксындырды. Аларның һәркайсына квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.
Күп кенә мәсьәләләрне хәл итү грамоталы консультациядән башлана. Бүген без гаиләләр өчен мондый ярдәмнең никадәр мөһим булуына тагын бер кат инандык.