💫Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә багышланган Бөтенроссия координация советында катнашам.
"Гражданнарның хокуклары һәм ирекләре рейтингында сәламәтлекне саклауга хокук беренче урында тора", - дип билгеләп үтте үз чыгышында федераль омбудсмен Татьяна Москалькова.
Хезмәттәшләр үз чыгышларында дарулар белән тәэмин итү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү, социаль әһәмиятле чирләр, гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм пенитенциар учреждениеләрдә медицина ярдәменә хокукларын яклау һәм башка мәсьәләләргә кагылды.