Һәр кеше тормышында төрле хәлләр килеп чыга, һәм кайчак безгә дәүләткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең Аппаратта гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.
Миңа хәзерге вакытта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 5 нче тикшерү изоляторында утыручы гражданин Е.мөрәҗәгать итте. Ул федераль хезмәтнең 127 нче номерлы белем бирү учреждениесендә бирелгән урта белем турында аттестат дубликатын алуда ярдәм сорады. Әлеге документ гражданин Е.га төзәтү учреждениесендә алга таба эшләү өчен кирәк, чөнки ул аның 3 разрядлы эретеп ябыштыручы компетенциясе булуын раслый.
Мин, тиешле органнарга мөрәҗәгать итүчегә аттестат дубликатын бирү мөмкинлеген карауны һәм аны җәзаны үтәү урыны буенча тапшыруны сорап мөрәҗәгать җибәрдем.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте сорауга оператив җавап бирде һәм документ дубликатын бирү өчен кирәкле чаралар күрде, шуңа күрә хәзер гражданин Е.үзенең белемен һәм һөнәри күнекмәләрен раслый ала.
Мондый мөрәҗәгатьләр тоткыннарның квалификацияләрен раслаучы документларга керү хокукын үтәүнең мөһимлегенә игътибар итәргә ярдәм итә. Без бергәләп һәр гражданның хокукларын яклап, ул кайда гына булмасын, күбрәккә ирешә алачакбыз.