Казан дәүләт аграр университетының чит ил студентлары өчен “Хокукый ярдәм көне”

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Хокукый грамоталылык уңышлы һәм уңайлы тормышның мөһим өлеше булып тора, бигрәк тә үз язмышын башка ил белән бәйләргә теләүчеләр өчен. Теләсә кайсы яңа мохиттәге кебек үк, монда да сезнең нинди хокукларга өмет итә алуыгызны, килеп туган мәсьәләләрне ничек хәл итәргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белү мөһим.

Бүген без Казан дәүләт аграр университетының чит ил студентлары өчен “Хокукый ярдәм көне” уздырдык. Чара кысаларында 200 гә якын студент Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция идарәсе, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләреннән консультация алды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  яшьләрне  безнең эшчәнлек белән таныштырды һәм аларның хокукларын яклауда ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләде.

Алар  актив рәвештә сораулар бирделәр,  бу шатландыра. Аларның кызыксынулары теге яки бу мәсьәләне - медицина тикшерүе узуны, виза яки яшәүгә рөхсәт алуны, рус теленнән имтихан тапшыру процессы һәм бәясе, уку вакытында һәм аны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеге турында белергә теләүләрен күрсәтә.

Без һәрвакыт әңгәмәгә ачык һәм мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәргә әзер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International