«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системага 5 675 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 918 буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
✅Яр Чаллы шәһәре “Автомобиль юллары предприятиесе” Яр Чаллы шәһәренең Һади Такташ урамындагы җәяүлеләр тротуарына асфальт салу буенча эшләр башкарды (№6570724);
✅ Спас районы башкарма комитеты тарафыннан Болгар шәһәренең Крайняя урамында яктырту торгызылды (№6571066);
✅ Лениногорск районы башкарма комитеты тарафыннан Лениногорск шәһәренең Добролюбов урамындагы 9 нчы йортның 1 нче подъездының стеналары һәм түшәме буялды (№ 6495189);
✅«Вахитов районы идарәче компаниясе» ҖЧҖ Казан шәһәренең Жуковский урамындагы 12 нче йортның 2 нче подъездында тамбур ишеген алыштыру буенча эшләр башкарды ( №6502101).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
🔺”Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 329;
🔺”Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 157;
🔺”Тышкы яктыртуны оештыру” - 126;
🔺”Йортны карап тоту” - 102;
🔺 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 56.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.



