📩 Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Надежда Тарасова белән берлектә гражданнарны кабул итү булды.
Безнең республикада яшәүчеләрнең күбесе өчен суд карары - гаделлекне торгызу һәм ярдәм алу мөмкинлеге ул. Нәкъ менә шуңа күрә Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Надежда Тарасова белән бергә гражданнарны кабул иттеләр.
Кабул итү вакытында халык Вәкаләтле вәкилгә катлаулы һәм, кызганычка каршы, шактый киң таралган хәлләр буенча мөрәҗәгать итте. Алимент түләтү мәсьәләләре каралды, шулай ук бурычлыларның счетларыннан акча тотып калу турында да фикер алышынды. Без һәр мөрәҗәгать итүчегә мөмкин кадәр җентекле аңлатмалар бирергә тырыштык, кешеләр нинди адымнар ясарга һәм нинди карарларга өмет итә алуларын аңласыннар өчен.
Исегезгә төшерәм, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә шәхси кабул итүгә язылу +7(843)236-41-80 телефоны буенча алып барыла.