Халыклар бердәмлеге көне

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

 Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу бәйрәм халкыбызга һәрвакыт авырлыкларны җиңәргә һәм ышанычлы рәвештә алга барырга ярдәм иткән бердәмлек көчен искә төшерә. Халыклар бердәмлеге көне - календарьдагы дата гына түгел, ә безнең тынычлыкка, бер-беребезгә хөрмәт һәм ярдәмгә уртак омтылышыбызның символы, илебез шундый авыр геосәяси шартларда булганда бу аеруча мөһим.

Бүген, илебездә мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең күптөрлелеге миллионлаган кешене берләштергәндә, җәмгыятьнең көче бердәмлектә, бер-берсен ишетә һәм аңлый белүдә икәнен истә тотарга кирәк. Бу бәйрәм, чыгышларына, телләренә һәм ышануларына карамастан, янәшәдә яшәүчеләрнең барысына да ихтирам сакларга кирәклеген искәртә.

Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Татулык һәм үзара аңлашу яңа казанышлар һәм ышанычлы киләчәк өчен ныклы нигез булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International