Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 3 нче төзәтү колониясендә гражданнарны кабул итү

2024 елның 2 ноябре, шимбә

❗ Һәр кеше, нинди хәлләргә эләксә дә, аны ишетүләренә һәм хуплауларына лаек.

Гражданнарны  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  3 нче төзәтү колониясендә кабул иттеләр. Хөкем ителүчеләр Россия Федерациясе гражданины паспортын алу, пенсия билгеләү, дарулар белән тәэмин итү, инвалидлык төркеме алу һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Хөкем ителгәннәр өчен мондый очрашуларда катнашу – ул үз тормышын үзгәртүгә өстәмә мотивация, ә безнең өчен – һәркемнең хокуклары үтәлүенә инану ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International