Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә бөтен республика буенча тематик чаралар уздырылачак.
4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак «Безнең йорт-Татарстан» фестиваленең гала – концерты мөһим вакыйгаларның берсе булачак.
1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Халыклар күп — ил бер!» шигаре астында “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак. Үз белемнәреңне онлайн - һәм офлайн-форматларда тикшереп булачак. Казанда диктант язу өчен мәйданчык Халыклар дуслыгы йорты булачак, ул 2 ноябрьдә 12:00 дән 17:00 гә кадәр барлык теләүчеләр өчен ачык булачак.
3-4 ноябрьдә республикада ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе узачак. Чаралар «Россия берләштерә» шигаре астында узачак.



