Казанда балаларның гомерен туганчы саклауга багышланган «Әни хаты» фильмы күрсәтелде

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда балаларның гомерен туганчы саклауга багышланган «Әни хаты» фильмы күрсәтелде

2024 елның 16 октябрендә «Синема 5» кинотеатрында туганчы балаларның тормышын яклау турында «Әни хаты» дигән беренче тулы метражлы нәфис-документаль фильмның ябык күрсәтүе булды. Кинотасма беренче иҗтимагый православие телеканалы «Спас» инициативасы буенча «Амальгама Студия» кинокомпаниясе белән  хезмәттәшлектә, «Материнское счастье» фонды булышлыгы белән  төшерелгән.

Бу ике хатын-кыз тарихы - ана һәм кыз - алар бер үк вакытта авыр хәлләргә эләгәләр: баланы саклап калыргамы яки йөклелекне өзәргәме? Аларга табиблар, дуслары, туганнары басым ясый, яраткан ир-атлары хыянәтче була,  аларның һәрберсе нинди карар кабул итәчәк?

Фильмның төп миссиясе - безнең илдә демографик вәзгыятькә, репродуктив сайлау өлкәсендәге законнарга йогынты ясау. Гаилә -җәмгыятьнең төп ячейкасы, ә балаларсыз һәм нәселне дәвам иттермичә ул үзенең билгеләнешен югалта. Шуны истә тотарга кирәк, безнең ил гаилә институтына һәм демографияне күтәрүгә һәрвакыт зур әһәмият бирде.

Фоторәсемнәр өчен Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтенә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International