Халыкның социаль әһәмиятле мәсьәләләрен колачлап, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү сыйфатын тикшереп тору максатыннан республика районнарына чыгуны дәвам итәбез.
Бүген Әлмәт районына эш сәфәре кысаларында «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы Индира Вәлиуллина «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Шулай ук сәфәр кысаларында Лениногорск районы буенча гражданнарның хәбәрнамәләрен дә карадылар.
Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе һәм җаваплы хезмәткәрләр белән бергә системада гражданнарның 40ка якын мөрәҗәгатен карадылар, алар нигездә җылылык белән тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау мәсьәләләренә кагылды һәм оператив карауны таләп итте.
Шулай ук безнең эш сәфәре кысаларында каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм контейнер мәйданчыкларын карап тоту мәсьәләләре буенча хәбәрнамәләрнең үтәлешен тикшерделәр. Күпчелек мәгълүматлар оператив рәвештә үз чишелешен тапты, дип билгеләп үттеләр.