Менделеевскида капиталь ремонттан соң 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасы ачылды
Балалар бакчасы бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган. 35 ел дәвамында балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалмаган. 2022 елда мин әлеге бакчада булдым: анда тәрәзәләрне алыштыру, су белән тәэмин итү, җылыту, электр белән тәэмин итү, вентиляция системаларын ремонтлау, беренче каттагы төркемнәрдә ишек блокларын, санитария узелларын, җылы идәннәрне алыштыру, бизәү эшләрен башкару, керү урыннарын ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү таләп ителде. Чыннан да, бакча капиталь ремонтка мохтаҗ иде, һәм республикабыз Рәисе ярдәме белән әлеге максатларга акча бүлеп бирелде.
Бүген без заманча стандартлар буенча ремонтланган «Алтын балык» балалар бакчасы бинасын ачу тантанасында катнаштык. Биредә яңа иркен коридорлар, җиһазландырылган төркемнәр бар, ә «Аммоний» АҖ предприятиесе балалар бакчасы территориясен төзекләндерү өчен өстәмә рәвештә 2 миллион сум күләмендә иганәчелек ярдәме күрсәткән.