Казанда “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү” темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла
«Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеме «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында» түгәрәк өстәл уздыру инициативасы белән чыкты. Без бу чараны бик теләп хупладык.
Бүген шундый мөһим темага чара уздыру буенча оештыру киңәшмәсе уздырдык, чөнки хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хәрбиләрне көн саен социализацияләү мәсьәләләре белән очрашабыз.
Безгә килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә без түгәрәк өстәлнең йомгаклау резолюциясенә керәчәк тәкъдимнәр әзерләдек.