Татарстанда инвалид яшьләрне карьера ягыннан үстерүгә юнәлдерелгән проект сессиясе үткәрелде

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда инвалид яшьләрне карьера ягыннан үстерүгә юнәлдерелгән проект сессиясе үткәрелде

Инвалидлык чикләү дигән сүз түгел! Моны инвалид яшьләрнең карьера үсешенә юнәлтелгән «Омтылыш» проект сессиясендә катнашучылар көн саен исбатлый. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бу “Ярат.Булдыр. Рухландыр” проект сессияләренең берсе.

Сессия һөнәри киләчәккә һәм карьера үсешенә багышланган иде. Программа инвалидлар  өчен булдырылган, анда катнашучылар резюме әзерли, уңышлы эшкә урнашу серләрен белә һәм үзе хыялланган  эшен таба алачак. Программа фотосессиядән башланды, анда катнашучыларның һәркайсының индивидуаль кадрларын алга таба резюмеда куллану өчен ясадылар.

Энергия, энтузиазм, ашкыну һәм тормышка мәхәббәт белән тулы бу янып торган  күзләрне күзәтү шатлыклы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International