Халык өчен “Хокукый ярдәм көне”

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Сентябрь җитте, яфраклар җылы сары төскә керде, ә салкынча җил җәй ахырына якынлашуын белгертә.  Димәк, “Хокукый ярдәм көннәре” кире кайта! Кичә "Московский" мәдәни үзәгендә  “Хокукый ярдәм көне”нең беренчесе узды.

Социаль яклау бүлегеннән, мәшгульлек үзәгеннән, социаль фондтан, адвокат һәм нотариаль палаталардан, Дәүләт торак инспекциясеннән һәм Росреестрдан килгән коллегаларыбыз татарстанлыларны борчыган мәсьәләләр буенча кабат консультацияләр бирделәр. Шулай ук “Хокукый ярдәм көне”ндә  Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуроры да булды.

16 октябрьдә очрашырбыз, без сезгә проблемаларыгызны хәл итүдә ярдәм итәргә шат булырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International