«Кайнар элемтә»гә йомгак ясарга вакыт җитте

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

«Кайнар элемтә»гә йомгак ясарга вакыт җитте

Көн дәвамында (07.00 дән 20.00 гә кадәр) Вәкаләтле вәкил Аппаратының «кайнар элемтәсе» эшләде. Барлыгы 60лап шалтырату кергән. Гражданнарның сайлау хокукларын бозулар ачыкланмады.

Халыкның сораулары участок сайлау комиссиясе урнашкан урынга, республика территориясендә теркәлмәгән кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлегенә, шулай ук теркәлү урыны буенча түгел, ә булу урыны буенча тавыш бирүгә, өйдә тавыш бирүгә кагылды.

Барлык сораулар да «онлайн» режимында хәл ителде, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International