Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) алда торган сайлаулар турында сөйләделәр.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе Роман Беляков бүген инвалид балаларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлекнең йомгаклау этабы, сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның мөмкинлекләре турында сөйләде.

📍 Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак.

📍 Тавыш бирү вакыты: 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, онлайн-тавыш бирү каралмаган.

📍 Тавыш бирү традицион форматта бер көндә узачак.

📍 VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 50 депутаты партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

📍 Вәкаләтле  вәкил Аппаратында +7 (960) 049-68-14 телефоны буенча "кайнар элемтә" эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International