Узган атнада “Халык контроле” мәгълүмат системасында эш

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында  мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

 Узган атнада системада 4 755 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 366сы буенча чаралар күрелде.

 Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйләргә телибез:

 ✅Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан Казан шәһәренең «Ак чәчәкләр» бульварындагы яктырткыч приборга ремонт ясалды (№ 6446486);

 ✅ Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан Актаныш авылының Х. Заманов урамындагы юл чокырлары ремонтланды (№6431948);

 ✅ Яшел Үзән районының Октябрьский авыл җирлеге башкарма комитеты  электрүткәргеч линиясенең  терәкләрен төзәтү буенча эшләр башкарды(№ 6464643);

 ✅ Лениногорск районы башкарма комитеты тарафыннан Урмышлы авыл җирлегендә чүплекне бетерү буенча эшләр башкарылды (№ 6384595).

 Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

 📍”Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 500;

 📍”Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 167;

 📍”Тышкы яктыртуны оештыру” – 98;

 📍” Йортны тоту” – 92;

 📍"Балалар мәйданчыгын төзекләндерү яки модернизацияләү" - 59.

 Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш  сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International