Беренче тапкыр беренче сыйныфка!

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген республиканың Питрәч районы Көек авылы "Алгоритм" технологик лицеенда 30 сыйныфлы яңа корпус ачылды, шуның нәтиҗәсендә 1-5 сыйныф укучылары беренче сменада укый алачак.

🎓Лицейга бүген 450 беренче сыйныф укучысы барды, ә өч 11 сыйныфтан 57 укучы үзләренең соңгы «беренче кыңгырау» чыңын ишеттеләр. “Без мәктәптә соңгы ел, шунысы бераз күңелсез”, - диделәр лицейны тәмамлаучылар.

"Бу көн беренче кыңгырау чыңы белән ачышлар һәм иҗади казанышлар дөньясына ишекләрен ачачак беренче сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле һәм истә калырлык булачак. Ышанам ки, сез ышанычлы дуслар табарсыз һәм кыйммәтле белемнәр алырсыз, ә мәктәп сезнең өчен чын-чынлап туган мәктәп булыр», – диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «иң кечкенә укучыларга» мөрәҗәгатендә.

Хәерле юл, кадерле балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International