Аларның игелекле йөрәкләре һәм җылы күңелләре бар....
Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәре янындагы «Саулык» сәламәтләндерү комплексының «Йолдызлы» балалар лагеренда «Бәхетнең җиде чәчәге» республика җәйге балалар-ата-аналар сменасы уза.
Аппаратның гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйльметдинова әлеге лагерьда булды.
Лагерьда республиканың 15 районыннан 45 гаилә ял итә:
- 14 күп балалы гаилә;
- 6 тулы гаилә (Әти, әни һәм балалар).
Лагерьда уңай һәм иҗади атмосфера. Балалар һәм ата-аналар бик актив! Барысының да кәефе шәп!
Чыннан да, үз эчтәлеге буенча смена уникаль. Лагерьда балалар һәм ата-аналарның тулы ялы өчен барлык шартлар тудырылган, уңайлы номерлар, өстәл уеннары һәм үсеш дәресләре өчен уңайлы холллар, спорт залы һәм мәйданчыклар әзерләнгән. Шулай ук ата-аналар һәм балалар сәламәтләнә ала: массаж курсы узарга, дәвалау ванналары, физио һәм электр белән дәваланырга һәм, әлбәттә, бассейнлы саунага йөрергә була.
Әлеге сәфәр кысаларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре тәрбиягә алган гаиләләр белән очрашу үткәрде, алар очраша торган проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр. Бик җанлы һәм кызыклы диалог килеп чыкты. Ата-аналардан да бик күп тәкъдимнәр килде, ә кайбер сорауларны алга таба өйрәнү өчен эшкә алдык.
Очрашу азагында шәхси кабул итү үткәрелде, анда теләгән һәркем консультация сорап мөрәҗәгать итә алды.