«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 5 051 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 603 буенча чаралар күрелгән.
Гадәттәгечә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлибез:
+ "Уютный Дом" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Казанның Коллективная урамындагы 27 нче йорт янында чүп-чарны җыештыру эшләре башкарылды (№ 6402687);
+ Зәй муниципаль районы башкарма комитеты Зәй шәһәренең пляжында суны ләмнән чистартты (№ 6400136);
+ Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут торгызылды (№ 6425696);
+ Чаллы шәһәре Үзәк районы администрациясе тарафыннан 38/13/2 номерлы торак йорт ишегалдында кече архитектура формасына ремонт ясалды (№6397860).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 584;
"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 244;
“Йортны карап тоту” - 143;
“Тышкы яктыртуны оештыру” – 78;
“Юл хәрәкәтен оештыру” – 64.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.