Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре өчен укыту семинары

2024 елның 16 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы төбәк идарәсе үзәгендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре өчен укыту семинары узды

Безнең семинарның төп темалары: Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерү, ТР Дәүләт Советына сайлаулар, шулай ук узган ярты елда Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эшенә анализ булды. Глобаль дөньядагы үзгәрешләр, илнең социаль-икътисадый үсеше максатларын модернизацияләү, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле яңа чакырулар шартларында аеруча әһәмияткә ия була. 2024 елның 8 сентябрендә булачак республикабызның иң мөһим сәяси вакыйгаларыннан берсе-Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау.


Бүген утырыш эшендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Болар:
 Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Галиева-Мостафина Софья Альфредовна,

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Таҗетдинова Клара Алексеевна,

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Нефедов Андрей Александрович,

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе " ТИО рәисе Заһидуллина Миләүшә Мөдәрис кызы,

«Яшүсмер» МБУ җитәкчесе урынбасары Синеглазова Анна Григорьевна,

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча баш белгече Сабирова Фирая Марат кызы.

.

Семинар азагында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә булдылар. Үзәк бары тик уңай тәэсирләр калдырды, чөнки биредә һәркем психологик ярдәм ала ала, ә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр - бөтенләй бушлай! Монда ук гаиләләрне берләштерү өчен төрле чаралар уза, шулай ук теләгән һәркем килә, өстәл уеннары уйный һәм ял итә ала!

Семинар эчтәлекле, кызыклы булды, анда катнашучыларның һәркайсы чыннан да үзе өчен ниндидер яңалык алып чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International