Бүген Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручылар белән эшлекле очрашулар уздыру дәвам итте.
Хәзерге вакытта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе шәһәр администрацияләре арасында хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше буенча лидер булып тора, аларның проценты 78% тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән югарырак.
Гражданнар хәбәрнамәләрен вакытында һәм сыйфатлы карау буенча уңай динамика күзәтелде. Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе җаваплы башкаручыларына «Нигезле баш тарту» статусын бирүнең нигезле булуына игътибар итәргә һәм узган еллардагы мөрәҗәгатьләрне республика инвестиция программаларына кертүне өстенлекле тәртиптә кертергә тәкъдим ителде.