«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Узган атнада системада 4 499 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 407се буенча чаралар күрелде.
Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:
Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан Марьино күленә су агызу системасы торгызылды. (№6384675);
«Паритет» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Чаллы шәһәренең 47/23 номерлы торак йортының керү урынында буяу эшләре башкарылды;
“Экология һәм төзекләндерү департаменты” муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан шәһәр күле территориясен җыештыру эшләре башкарылды (№ 6390269);
Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Менделеевск районының Турай авылында агулы балтырган чабылды. (№ 6389030).
Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 655;
"Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 246;
“Йортны карап тоту” – 77;
“Юл хәрәкәтен оештыру” – 65;
“Тышкы яктыртуны оештыру”– 65.
Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.